Home » Новости ГБОУ СОШ с.Камышла » Халыкара Туган тел көне.

Халыкара Туган тел көне.

Халыкара Туган тел көне.

hәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья  халыклары   6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

Шул уңайдан  3-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Туган  телем-иркә гөлем” темасына багышланган әдәби музыкаль чара  үткәрелде.

Бу  бәйрәмдә татар теленең бөеклеге,  якташ шагыйрләребезнең туган як турында шигырьләре яңгырады. Шайхи Маннурның “Яхшы бел”, Шәүкәт Галиевның “Туган тел”, Назар Нәҗминең “Татар теле”, Әнвәр Давыдовның “Авылны сагынганда” шигырьләрен 3-9 сыйныф укучылары яттан сөйләделәр.

 Зыя Ярмәкинең “Ак каен”, Рөстәм Мингалимнең “Йолдызым-Камышлым” җырларын 6 нчы А сыйныф укучылары чын күңелдән  башкардылар.

 Бигрәктә  якташыбыз  Рөстәм Мингалимнең “Читтә калган якташларыма” шигыре балаларда зур  горурлык хисләре уятты . Шигырьне зур осталык белән 9 нчы А сыйныф укучысы Мустакаев Рамиль  сәнгатьле итеп укыды.

Сәхнә түрендә татар халык биюләрен дә 6нчы  А сыйныф укучылары: Низамова Лиана hәм Минегалиева Альбина бик теләп башкардылар.

Кичә барышында туган телебезнең үсеше турында тулы мәгълүмат бирелде.

Бәйрәм  Габдулла  Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

 

 

Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Хисматова  Тамара Фанзеловна

Версия для слабовидящих

Решаем вместе

Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Друзья сайта

Как действовать при первых признаках простуды